Яңа Шашы авылында яшәүче әниебез ӘХМӘТШИНА ИЛҺАМИЯ ГАБДЕЛФӘТ кызының 6 мартта туган көне – 55 яшьлек юбилее
Яңа Шашы авылында яшәүче әниебез ӘХМӘТШИНА ИЛҺАМИЯ ГАБДЕЛФӘТ кызының
6 мартта туган көне – 55 яшьлек юбилее.
Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күнелнен сафлыгын, намусның пакьлеген анларга өйрәтүче әни. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без,
балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Бу тормышның агын-караларын,
Кайгы-шатлыкларын күп күрдең.
Көнне-төнгә, очын-очка ялгап,
Безне кадерләп син үстердең.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Озын гомер бирсен сина Раббым,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.
Сине яратып тормыш иптәшең, туганнарың,
киявең, оныкларың, кода-кодагыең исеменнән
кызың Алинә һәм улың Айнур.
Нет комментариев