Яңа Әтнә авылында яшәүче Мөхәмәтҗанова Фирдания Илдус кызына 28 ноябрьдә 60 яшь тула.
Картаерга һич тә ашыкма! Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, алсу таңнар күмсен шатлыкка. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Сине олы бәйрәмең – 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, җизни белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, кадерле апаебыз.
Иң изге теләкләр белән сеңелләрең
Әлфинур, Фәния.
Нет комментариев