Әйшияз авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем Исмәгыйлева Зәйнәп Абдулла кызының 8 февральдә 90 яшьлек гомер бәйрәме.
Кадерлебез Зәйнәп! Сине ак карлы салкын кышларда якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 90 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, кыенлыклар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Ходай Тәгалә сиңа өстәп сәламәтлек бирсен. Алдагы көннәрең иминлектә үтсен! Теләгән теләкләрең кабул булсын!!!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Бүген сиңа кайгыларсыз
Озын гомер телибез.
Шул гомерне бергә-бергә
Яшәрбез дип уйлыйбыз.
Өч улың, өч кызың, оныкларың исеменнән тормыш иптәшең Мәгъдүт.
Нет комментариев