Әйшияз авылында яшәүче кадерлебез Гайнетдинова Рәйсә Мәгъсүм кызының 26 майда 65 яшьлек юбилее!
Безнең иң кадерле кешебез! Сине туган көнең белән котлап иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булып тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә!
Без телибез сиңа бәхет, әни,
Һәрвакыт бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың, киленең, кияүләрең һәм оныкларың.
Нет комментариев