Югары Бәрәскә авылында гомер кичерүче якын күршем НУРСӨЯ ТИМЕРГАЛИЕВАның 24 июньдә гомер бәйрәме – олы юбилее.
Югары Бәрәскә авылында гомер кичерүче якын күршем НУРСӨЯ ТИМЕРГАЛИЕВАның 24 июньдә гомер бәйрәме – олы юбилее. Кадерле Нурсөя! Сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйм! Син бик изге күңелле, ихлас, кешелекле, олы хөрмәткә лаек зат. Байтак еллар сезнең гаиләгез белән күрше булып яшәдек. 1977 елда әнием бакыйлыкка күчеп, туган нигеземә башкалар төпләнсә дә, сез минем өчен һәрвакыт якын кеше булып кала алдыгыз. Киң күңелегез, ачык йөзегез белән инде менә ничә еллар якын туганыгыздай каршы аласыз, өегез түренә уздырып кунак итәсез, Аллаһы Тәгаләнең мең-мең рәхмәтләре яусын Сезгә. Исәнлек-саулык белән яшәргә язсын, күңелегез гел шат булсын, хәвеф-хәтәр сезнең йортыгызны читләп узсын.
Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортыңа кайгылар килмәсен,
Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.
Ямьләндереп синең гомерең.
Иң изге теләкләр белән элеккеге күршең Гөлсинур Әхмәтҗанова, Казан шәһәре.
Нет комментариев