Югары Бәрәскә авылында яшәүче кадерле әниебез ТИМЕРГАЛИЕВА НУРСӨЯ ШИҺАП кызының 24 июньдә 80 яшьлек юбилее.
Югары Бәрәскә авылында яшәүче кадерле әниебез ТИМЕРГАЛИЕВА НУРСӨЯ ШИҺАП кызының 24 июньдә 80 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез! Син – безнең җир йөзендәге иң кадерле кешебез. Ихлас күңелдән юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син «балаларым», дип гомереңне безгә багышлап яшисең. Безнең шатлыкларга куанасың, авырлыклар килсә, зирәк киңәшләрең аларны җиңәргә ярдәм итә. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Ходай Тәгалә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш, озын гомер бирсен сиңа, иң якын кешебез.
Без яшибез, әни, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без,
Исәнлектә үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән кызың Гөлнара, улың Илнур, киленең Миләүшә, оныкларың Ришат-Алия, Ранил, Гүзәл, оныкчыкларың Амилия, Риана.
Нет комментариев