Югары Көек авылында яшәүче кадерлебез МӨХӘММӘТГАЛИЕВА ФИРДИЯ ГАНИ КЫЗЫның 15 майда 65 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, туган көнең белән котлыйбыз. 65 яшь ул нибары 65 кыш, 65 җәй, 65 яз һәм 65 көз генә. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул – гомернең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген, шәфкатен күреп әтиебез белән тигезлектә, тормышка сөенеп, безгә терәк булып яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың
Нет комментариев