Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Шашы авылында яшәүче кадерле әтиәниебез САФАРОВ ИДРИС белән САФАРОВА МӘҮЛИДӘнең 11 июль көнне алтын туйлары

11 июля 2022, 14:53

836

0

1

Югары Шашы авылында яшәүче кадерле әтиәниебез САФАРОВ ИДРИС белән САФАРОВА МӘҮЛИДӘнең 11 июль көнне алтын туйлары

Югары Шашы авылында яшәүче кадерле әтиәниебез САФАРОВ ИДРИС белән САФАРОВА МӘҮЛИДӘнең 11 июль көнне алтын туйлары!

Иңне-иңгә, уйга-уйны бәйләп

Матур парлы гомер иттегез!

Инде менә, шөкер, исәнлектә

Алтын туйга килеп җиттегез!

Киләчәктә язсын сезгә Ходай

Сау-сәламәт булып яшәргә.

Бәхет бит ул чәчләр чалланганда

«Әти-әни» – диеп дәшәргә!

Гомер буе безгә үрнәк булып

Киңәшегез биреп тордыгыз.

Моннан соң да сезнең нигезләргә

Югалмасын иде юлыбыз.

Без бит сезгә карап сокланабыз

Күзләр генә тия күрмәсен!

Бүгенгедәй гүзәл тормышыгызга

Ачы хәсрәт килә күрмәсен.

Безгә терәк, оныкларга кирәк

Булып тагын озак яшәгез!

«Алтын туегыз ямьле, котлы булсын!

Яратабыз!» – диеп дәшәбез!

Иң изге теләкләр белән кызлары-кияүләре, оныклары, оныкчыклары.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев