Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Алдыңмы, вакытында түлә

Соңгы вакытта ООО МФК “Мани Мен” оешмасыннан заем акчаларын алу һәм йөкләмәләрне үтәмәү очраклары ешайган.

Кеше әлеге оешмадан кредит ала һәм акчаларын түләми. Шунысын да искәртәсе килә, акчаны вакытында түләмәгән очракта, процент суммасы да бик күпне тәшкил итә. Ә биредә ул – 365 процент.

– Кеше бик зур суммада акча да алмый инде, югыйсә. Ул бары тик 15- 30 мең сум акча булырга мөмкин. Ә әлеге сумманы түләмәгән очракта ул 365 процентны – бик зур сумма тәшкил итеп арта, – дип кисәтә һәм хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Шуны да кисәтәсе килә, кредит алганда игътибарлырак булсак иде. Һәм дә оешма белән кредит алучы арасындагы килешү белән дә якыннанрак танышу кирәк. Югыйсә, соңыннан уфтанырга туры килмәгәе.

– Шунысын да әйтәсе килә, ООО МФК “Мани Мен” әҗәтләрен коллектор оешмасы сатып алган. Һәм шуннан соң, күңелсез хәлләр башлана да инде, – диде Айсылу Нигъмәтҗанова.

Иң яхшысы, акча алырга уйлаганда ышанычлы банкларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процент суммалары белән дә кызыксыну зыян итми әлбәттә.

Тиз арада гына акчалы булам, дип уйлау, алга таба бик зур күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Шул хакта да онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев