Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Шатлык бүләк итүчеләр

Яңа ел алды могҗизасын көтәбез. Ә аны үз куллары белән эшләүчеләр дә аз түгел. Шуларның икесе безнең дусларыбыз, газетабыз хәбәрчеләре.

Кыш бабай белән Кар кызы! Елның елында юлда алар, Арыны котлап бетергәч, башка авылларга шатлык таратырга чыгып китәләр. Күп кирәкмени, киеме генә ни тора, үзе могҗиза. Раилә Кадимова белән Фидаил Кадимов, Надия Кадимова менә шулай шатлык тараталар. Күңелләренә менә шулай рәхәтлек, тынычлык таба алар. Барын бүлешкәч, артып кайта шул шатлык.

Кичә Күңгәр авылы балалары янында кунакта булды алар.

- Балалар бик дәртләнеп капка төбендә кәшәкә сугалар иделәр. Ерактан үзләренә таба Кыш бабай белән Кар Кызының килүен күргәч, уеннарын оныттылар. Кыш Бабабыз капчыгыннан күчтәнәчләрен алып аларны сыйлады. Тирә -юньгә балаларның шат авазлары таралды. Кыш Бабаебыз балаларны сөендергәне өчен,үзе дә бик шат иде. Балаларча шатланды...)) - диләр алар.

Юлда күп кеше күреп борылып карагандыр аларга... Хыяллар чынга аша торган вакыт шул. Үзләренә дә сәламәтлек, бәхет телик. Бай булсыннар.

Хәбәрчеләребез альбомыннан алган фотолар файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев