Әтнәләр 32 кешедән торган тамаша белән юлга чыгарга әзерләнә
Арабыздан беребез

Әтнәләр 32 кешедән торган тамаша белән юлга чыгарга әзерләнә

21 сентябрь көнне Казанның Копылов урамында урнашкан В.И.Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексында

"Нечкәбил" республика бәйгесенең ярымфиналы узачак. 

 Менә шул бәйгегә Әтнәбезнең данын яклап, Әлфинә Мөхәммәтҗанова катнашканын беләсез инде. Бу юлы аларның нинди тамаша әзерләвен сораган идем Әлфинә Илдар кызыннан.

- 21 сентябрь көнне тормыш иптәшем һәм коллегаларым белән юлга кузгалабыз. Безнең белән "Алчәчәк" белән "Конфетки" төркемнәре дә бара. Кыскасы, 32 кешедән торган тамашабызны жюри ничек бәяләр менә. Үзебезчә бик тырыштык, - диде район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәмәдҗанова.

Уңышлар телик, дуслар! Куанып кайтырга насыйп булсын. 

Фотоны Әлфинә альбомыннан алдык.


Нет комментариев