Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

20 майга һава торышы

20 майга һава торышы һәм ай календаре.

20 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, шулай ук көндез дә явым-төшем көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +1..+6 градус,  урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез  +8..+13 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Нәрсәдер утырту һәм чәчү өчен уңышлы көн түгел. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын корткыычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә, кайбер үсентеләргә үсеп китсен өчен махсус чаралар күрергә була. Шулай ук тирес кертергә мөмкин, чәчәкләрне ашларга ярый. Газонны тәртипкә китеррегә киңәш ителә. Туфракны эшкәртергә, корткычларга каршы эшкәртергә һәм чүпләрне утарга була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев