Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

23 сентябрьгә һава торышы

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

23 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы – +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус көтелә.

Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Зелпе, крыжовник, карлыган куакларын «яшәртергә», ягъни карт ботакларын кисәргә кирәк. Кайбер үсентеләрне казып алырга киңәш ителә. Декоратив куакларны сугарырга кирәк. Гиацинт суганчаларын утыртырга, хризантемаларны казып алырга. Соң өлгерә торган кәбестәләрне алырга һәм саклауга куярга.

Балан, алма, физалис, помидор һәм татлы борычны җыеп алу өчен уңышлы көн. Күпьеллык чәчәкләрне кышка агач чүбе, торф һ.б. белән каплап куярга киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев