Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

28 апрельгә һава торышы

28 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

28 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Көндез дә яңгыр көтелә. Төнлә урыны белән яшен, иртән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +8..+13˚, көнчыгыш районнарда +17˚ градус. 

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга, үсемлекләрдәге корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сибәргә кирәк. Яшелчә рассадаларына ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Бакча җиләгенә, җимеш бирә торган агач-куакларга да ашламалар сибәргә була.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/28-aprelga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5852810

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев