Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

3 июньгә һава торышы

3 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

3 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчәләрне сугару, ашлау өчен уңышлы вакыт түгел. Авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Корыга чыдам чәчәк орлыклары чәчү, рассадаларын аерып утырту өчен уңай вакыт. Бу вакытта җыелган дару үләннәре аеруча файдалы булачак. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев