Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

6 майга һава торышы

6 майга һава торышы һәм ай календаре.

6 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр, җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +7..+12˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай кысла йолдызлыгында.

Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Яшелчәләргә, агач-куакларга минераль ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Кабак, кыяр, ташкабак орлыкларын бүрттерер өчен чылатып куярга була. Җиләк куакларын, декоратив культуралар утыртырга, күчереп утыртырга була. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/6-maiga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5852935

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев