Синоптиклар әнә шулай дип вәгъдә итәләр.
Бүген, чагыштырмача, салкынчарак була. Дөресрәге, алдагы көннәрдәге кебек үк кыздырмаячак. Шулай да элеккечә үк аяз, кояшлы көн көтә.
Температура көн үзәгендә +22 градус тирәсе булса, аннан соң бераз артып, + 24 градуска җитәр, диләр. Ә игенче өзелеп көткән яңгырлы көннәр киләсе атнага күчә, имеш...
Нет комментариев