Буген Әтнәдә аяз һава торышы
Халык сынамышы: 10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.
Сишәмбе, 10 мартта, соңгы көчле салкыннар көтелә, аннан соң сизелерлек җылыну көтелә. Урыны белән бераз кар һәм йомшак буран булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 6-11 метр, көндез секундына 14 метрга кадәр булачак.
Температура -4...-27 градус салкын.
Юлларда бозлавык сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев