Бүген Әтнәдә болытлы һава саклана
Халык сынамышы: 20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.
Бүген Әтнәдә болытлы һава көтелә, бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.
Һава температурасы -6...-9 градуска кадәр төшәчәк.
Юлларында бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев