Бүген Әтнәдә нинди һава торышы?
Халык сынамышы: 12 ноябрь - кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
12 ноябрьдә Әтнәдә аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә, ә иртән томан булырга мөмкин.
Төньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк.
Көндез температура -3 дән +1 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев