Халык сынамышы: 10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.
Бүген Әтнәдә һава торышының кискен үзгәрүе күзәтелә. Юлларда бозлавык.
Температура -3..,-4 градус. Буран булуы ихтимал.
Көньяктан секундына 8-13 метр тизлектә җил исә, иртән һәм көндез аның тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Нет комментариев