Бүген Әтнәдә нинди һава торышы?
Һава торышы

Бүген Әтнәдә нинди һава торышы?

Бүген Татарстанда антициклон сәбәпле, температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген Әтнәдә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. 

Әтнәдә -15..-20 градус (аязганда -23)  салкын.

Иртәгә, 7 февральдә,  кабат кар явачак.  Юлларда бозлавык саклана.

 


Нет комментариев