Бүген Әтнәдә нинди һава торышы?
Һава торышы

Бүген Әтнәдә нинди һава торышы?

Халык сынамышы: Май ае яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.

Яз җылы кояшы   белән сөендерүен дәвам итә.

Бүген, пәнҗешәмбе көнне  алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

 Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчәчәк һәм 6–11 м/с тизлек белән исәчәк. Урыны белән җил 15 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Температура+11..+21 кадәр күтәреләчәк  дип белдерә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

 


Нет комментариев