Бүген Әтнәдә нинди һава торышы көтелә?
Һава торышы

Бүген Әтнәдә нинди һава торышы көтелә?

Халык сынамышы: 30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

Бүген, 30 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Урыны белән җепшек кар явуы көтелә, буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә.

Температура -1..-18 градус тәшкил итә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана.

 


Нет комментариев