Татарстан юлларында көчле бозлавык
Юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз
Татарстанда 11 декабрьдә юлларда кар, көчле бозлавык. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектәге җил көтелә, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка җитәргә мөмкин.
Көндез температура -1дән -6 градуска кадәр булачак, республиканың көнчыгышында урыны белән -11 градуска кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев