Татарстанга көчле җил һәм яңгыр якынлашуы турында кисәттеләр
Пәнҗешәмбе – 3 апрельдә Татарстангд секундына 17 метрга кадәр тизлектә көчле җил һәм аз гына яңгыр көтелә.
. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә болытлы һава, төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +7…+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +2…+7 градус тәшкил итәчәк. Россия Гидрометоүзәге фаразларына караганда, республикада апрель аенда җылы һава урнашачак. Һава аномалияләре көтелми. Айның беренче яртысында – 1-10 апрель чорында һава температурасының нормадан 3 градуска югарырак булуы фаразлана. Татарстанда +5,4 градус айлык уртача температура апрель өчен норма булып санала.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев