Арыш сенажы буаз таналарга файдалы
“Ленин” күмәк хуҗалыгында сенаж сала башладылар.
Бу хакта баш агроном Әнәс Хәйруллиннан сораштык.
Өшкәтә авылы янындагы арыш басуында кызу эш өсте: “Ягуар” комбайнына “заправка” ясыйлар, алар янына берничә трактор килеп туктаган. Без дә, редакция хезмәткәрләре шул якка юл тоттык. Биредә күптәнге танышлар – комбайн янында Илнар Биктимеров белән Шәмсетдин Кинжаев каршы алды. Әлбәттә, баштарак “Ягуар” комбайны янәшәсендәге янгын сүндерү машинасын күргәч, гаҗәп арты – сорау, сорау арты кызыксыну баш калкытты. Нишлиләр, нәрсә булган? Ә инде якынрак килеп, “Ягуар”га “заправка” ясауларын күргәч, чынлап торып гаҗәпләндек...
...Илнар Биктимеров фамилиясен “Ленин”да гына түгел, район күгендә үк ишетмәүчеләр сирәктер.

Күмәк хуҗалыкның алдынгы тракторчысы буларак кына да түгел – спектакль-концертта чыгыш ясаучы да, кышын хоккей уйнаучы да, хәтта аны оештыручы, язын зур егәрлекле трактор белән чәчүче дә ул.
Мондагы 100 гектар арышны тиз арада тәмамларга аның исәбе. Серле елмаеп:
–“Ягуар” комбайны өчен иң җиңеле – люцерна урдыру, әлбәттә. Калынлыкка бәйле рәвештә түгел, арыш та шактый калын күренә, – ди ул.
Биредә комбайнда ике комбайнчы көч куя. Тагын бер комбайнчы – Раил Галләмов. Аның белән арыш басуында ике сменада – көндез дә, төнлә дә эшлиләр. Югарыда телгә алган янгын сүндерү машинасыннан комбайнга су белән “заправка” ясауның сере буенча да гәпләштек алар белән. Эш шунда, арышны сенажга туратканда суга салган махсус консервант та кертелә икән.
– Бозаулау алдындагы таналарга бик файдалы ул. Бары аларга гына ашатылу сәбәпле, әллә ни зур мәйдан да биләми, – ди баш агроном.
Шөкер, арыш массасын чокырга ташуда тоткарлык юк. “Беларус”ларда Илфар Галиәхмәтов, Фирдинат Хисмәтуллин, Рәдис Мифтахов, “Акцион” тракторында Айдар Сабирҗанов, “КамАЗ” машиналарында Илгиз һәм Нияз Хәйруллиннар, Илфат Сибгатуллин, Илфат Сәгъдиев, Хәмит Шәрәфетдинов, “Т-150” тракторында Илшат Камалиев эшкә өзеклек кертмиләр. Көнен дә, төнлә дә басу-чокыр юлын таптыйлар.
Тракторчылар белән дә сөйләшеп алдык. “МТЗ-1221” тракторларында эшләүче Илфар Галиәхмәтов, Фирдинат Хисмәтуллин белән дә әңгәмәбез терлек азыгы әзерләү буенча узды.
– Арыштан сенажны элекке елларны да салгалый идек. Таналар өчен бик кулай ул, – диләр механизаторлар.
Беренчесе 12 ел “Т-150” тракторында эшләп, инде менә 20нче елын “МТЗ-1221”дә көч куя. Ә соңгысы 1987 елдан бирле трактор руле бора. 2004 елдан ул да шушы марка тракторга утырган.
–Эшнең төрлесе бар, шулай да менә шушылай, һава торышы матур торганда, басуда эшләү рәхәтрәк, – диләр.
Ә бит эшләре бик җайлы – бал да май гына түгел. Шуңа карамастан кырда эшләүне зарыгып көтеп торган, басуга омтылып торучы механизаторга рәхмәт!
Түбән Бәрәскә фермасындагы чокыр янында да булып килдек. Биредә эшләүче яңа “Амкодор”га игътибар иттек. Анда Ришат Хәкимуллин һәм аны алыштыручы Раушан Хәйбуллин эшли. Тагын бер “Акцион” тракторында Наил Гыйниятуллин һәм Әгъзәм Баһавиев эшли.
Гомумән, “Ленин” күмәк хуҗалыгында эш электән үк яхшы оештырыла, оешкан төстә уза. Бу очракта сенажга масса егучыларны телгә алмасак мәкаләбез тулы булмас, мөгаен. Елның-елында беренчеләрдән булып басуга чыгучы “МакДон”нарны ничек искә алмыйсың инде. Комбайнчылар Илфар Галләмов һәм Алмаз Баһавиев бу эшнең авангардында.
Моннан соң сенаж салу күпьеллык үләннәр белән дәвам итә. Дөресрәге, инде анысына да чыкканнар. “Ленин”да алары 1400 гектар мәйдан били.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев