Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында үзйөрешле техникаларны идарә итү хокукы алу өчен экзаменнар үткәрелде

Экзаменнар Гостехнадзорның Биектау районы буенча бүлек җитәкчесе Хазиахметов А.А. белән берлектә алынды.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында түләуле группага йөрүчеләрдән  үзйөрешле техникаларны идарә итү хокукы алу өчен экзаменнар үткәрелде. Сынаулар вакытында компьютерларда курсантларның теоретик белемнәре тикшерелде, теорияне бирә алучылар  практик өлешендә трактородром һәм автодромда трактор белән идарә итү осталыкларын күрсәтте. Исемлеккә кертелгән 16 кешенең бишесе барлык сынауларны уңышлы тапшырып, тракторист-машинист таныклыгы алу хокукына иреште. Кабат экзаменнар 7 көн үткәннән соң оештырылачак, – дип хәбәр итә  «Гостехнадзор» инспекторы Рафил Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев