Отчет-сайлау җыелышы: нәтиҗәләр һәм бурычлар
3 февраль көнне Фәйзи Галиев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының 2025 елга отчёт-сайлау җыелышы булып узды.
2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2026 елга эш планнары белән авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Илнур Илдар улы Хәкимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Рәхимҗанова Гөлүсә Илдар кызы, игенчелек тармагы буенча баш агроном Газинур Камил улы Нәфыйков, терлекчелек тармагы буенча мал табибы Марат Рәфкать улы Галимҗанов, полициянең участок вәкиле Мөхәммәдьяров Азат Айдар улы чыгыш ясадылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев, Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев, аның урынбасары - Әтнә район Советы рәисе урынбасары Фәрит Мансур улы Нуриев катнаштылар.
Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев