Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Әтнәдә яңалык: киләчәк ясалма интеллект кулында

Кайбер күмәк хуҗалыклар терлекчелегендә ясалма интеллект программалары кулланыла башлады. Районыбыз авыл хуҗалыгына роботлар системасы гына түгел, ИИ – ясалма интеллект та үтеп керде хәзер.

Бездәге терлекчелекнең гаять зур адымнар белән алга атлавының төп сәбәпләреннән берсе бу. Аның бездәге торышын карап, тикшерү максатыннан районыбызга авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килеп киттеләр. Бүгенге көндә ул “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, “Күшәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының Ташчишмә бригадасында һәм “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында гамәлдә. Кунаклар соңгысында булып, эш барышы белән таныштылар.

Бездә ясалма интеллектның 2 төре – сыер саву рутинасы һәм мөгезле эре терлекләрнең аксаклыгын ачыкларга ярдәм итү программалары эшли башлады.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Сыер савуның рутинасын төгәл үтәү терлекләрнең продуктивлыгына һәм сөтнең сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, стандартлаштырылган рутина савымны 12-15 процентка арттырырга мөмкинлек бирә, ә барлык кагыйдәләрне төгәл үтәү мастит ешлыгын 25 процентка киметә. Ә менә терлекнең аксаклыгын ачыкларга ярдәм итүче система аның йөрешен терки һәм алдагы күрсәткечләр белән чагыштырып, хәрәкәт паталогиясенең үсеш трендын анализлый.

  • Максатыбыз Әтнә районында ясалма интеллект белән якыннан танышу, аның эшчәнлеген бәяләү, диделәр алар.
  • Дөрестән дә, гамәлгә кергән программаларның эффекты бик югары икән. Ул савымчылар тарафыннан да, гомумән, терлекчеләрнең эшен бәяли, кимчелекләре булса, бу хакта шундук хәбәр итә, диде районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитов та.

Бу хактагы мәкалә белән газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев