Әтнәдә язгы чәчү дәвам итә
Районыбызда, һәрвакыттагыча, чәчү эшләре яхшы оештырылган
Хәзер басу-кырларда зур чәчү комплексларын һәм аларга орлык, аммиак суы, ашлама алып килгән техниканы гына күрергә була. Чәчү комплекслары эшне зур мәйданнарда һәм тиз башкаралар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитовтан алган мәгълүматларга караганда, 13 майга язгы чәчү 29,8 процентка үтәлде инде.
Фәйзи Галиев һәм “Ленин” күмәк хуҗалыкларында бу сан 39 процентка якын. Аерым алсак, районда 27363 гектар мәйданда язгы чәчү үткәрәсе бар һәм шуның 8090 гектарында ул башкарылды инде.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – чәчәсе мәйданнар (гектарларда), өченче – башкарган күләме (процентларда)
Фәйзи Галиев 1289 38,8
Ленин 3657 38,6
Күшәр 2960 35,1
Дусым 2217 30,1
Тукай 4132 30,0
Мәңгәр 2227 29,5
Таң 3786 28,3
Шахтер 3729 27,4
Уңыш 3366 14,4
Район буенча 27363 29,6
Аерым культураларга килсәк, “Күшәр”. “Мәңгәр”, “Уңыш” һәм “Дусым” борчак чәчүне төгәлләделәр. “Мәңгәр” арпаны да чәчеп бетерде. Ә “Уңыш” солы чәчүне төгәлләде. Сабан бодаен чәчү әлегә тиешле 3357 гектарның 599 гектарында башкарылды.
Шулай ук бөртеккә һәм силоска кукуруз чәчү, катнаш азык һәм берьеллыклар, күпьеллыклар, көнбагыш чәчү дә өлешчә башланды. Соя һәм вика үз чиратларын көтәләр.
Крестьян-фермер хуҗалыкларына килсәк, КФХ Хәйруллин арпа чәчүне төгәлләде, көнбагыш чәчүне 42 % тирәсе башкарды. Ә гомумән алсак, язгы чәчүне 57,7 процентка үтәде.
Язгы чәчүне башкарып чыгуга ниндидер техник тоткарлыклар юк. Бердәнбер борчыган мәсьәлә – һава торышының уңай көннәр бүләк итүе кирәк.
Яхшыга өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев