Әтнәдә кайда, күпме савалар?
Мәгълүматлар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 23 июньгә тулай савым, өченче – бу көнне зачет исәбеннән саткан, дүртенче – план буенча һәм бишенче – фактта бер баш сыердан сауган сөт (килограммнарда)
Дусым 20453 23948 28,02 25,60
Фәйзи Галиев 18570 18762 27,92 22,98
Күшәр 38623 36543 31,40 23,78
Ленин 46022 45483 30,68 26,91
Таң 72613 73898 38,22 30,51
Мәңгәр 48806 49841 39,04 30,64
Шахтер 58860 58616 36,31 26,51
Уңыш 58058 60990 36,93 29,76
Тукай 74170 72455 42,38 37,80
Район буенча 436175 440536 35,49 28,99
Бу көнне Татарстан буенча тулай савым 5571,9 тонна тәшкил итте. Кукмарада 566,7 тоннага ук җитте. Аннан соңгы Балтач һәм Әтнәдә әлегә бер чама.
Районыбызның республикада тоткан өлешенә күз салыйк. Бүген районыбыз күмәк хуҗалыклары сауган тулай савым алдагы елгыдан 28 тоннага артык. Бу 107 % дигән сүз. Шөкер,без – үсештә: ай башына карата – 3 тоннага, алдагы көннән дә 1,4 тоннага күбрәк.
Бер баш сыердан сауган сөтнең күләме республикада иң күбе булуы бер хәл, авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына бүлеп исәпләсәк тә, Әтнәдә иң зур сан – 8,14 килограмм! Ә республикада – 1,41 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев