Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнәдә сенаж әзерләргә керештеләр

Сабантуйлар гөрләп узуга ук, районыбызның күмәк хуҗалыклары терлек азыгы әзерләргә керештеләр.

Җәйнең ничек киләчәген, аның нинди сюрпризлар әзер­ләвен белә алмыйбыз. Әмма те­ләсә-нинди очракка әзер булу мөһим. Бездә, терлекчелек районында бу аеруча ачык чагыла. Узган еллар үрнәгеннән, районыбыз терлекчелегенең респуб­ликада, хәтта Россия күләмендә тоткан урыныннан чыгып, бездә тер­лек азыгы әзерләүгә аерым мө­нәсәбәт дияргә нигез бар. 
Хәтерлисездер, кайчандыр сенажга дигән үләннең биегрәк үсүен,  куелануын көтсәк, хәзер терлек организмы өчен яшь үләннең файдалырак икәнен беләбез. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, күмәк хуҗалыкларда сенаж әзерли башлауны чагылдыру дөресрәк булыр.
Районыбызның барлык кү­мәк хуҗалыкларында сенаж әзер­ләргә керештеләр.
Бүгенге көндә күмәк ху­җалыкларның машина-тракторлары берөзлексез басу-сенаж чокыры юлын таптый. Күпьеллык үләннәр, башлыча люцерна, тиздән тулысынча җыеп алыныр, дигән өмет бар. Игенче егетләрнең тырышлыгын, районыбыздагы техниканың халәтен күзаллаган хәлдә әлеге эшне тиз арада төгәлләрбез дә, мөгаен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев