Әзерлек сызыгына тезәләр
Әтнәдә авыл хуҗалыгы техникасын, тагылма коралларны ремонтлау төгәлләнеп килә.
“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булып, эш барышы белән танышып кайттык.
– Агрегатларны әзерлек сызыгына тезә башладык инде, – дип каршы алды “Сельхозтехника” базасында күмәк хуҗалык директоры урынбасары Гомәр Гатауллин.
Параллель рәвештә тракторларны һәм печән техникаларын да ремонтлау бара. Алары белән цех җитәкчесе Наил Сәмигуллин таныштырды. Ильяр Гайфуллин, Фирдинат Гәрәев, Фәрит Шаһидуллин, Мөдәрис Хәсәнов ремонт эшен дәвам итәләр – ә бик тиздән алар белән басу-кырларда эш вакытында кабат очрашачакбыз.
Ә менә тагылма кораллар инде әзер. Әлеге фотодагы бу культиваторлар яңа кайткан агрегатлар.
– Яңа яңа инде, – дип елмая гараж мөдире Айдар Закиров.
Аның белән бергә шушы агрегатлар янында нәрсәләрдер боргалаучы ир-егетләр янына бардык. Әзерлек сызыгында торсалар да, аларны да көйлисе бар икән әле. Дөресрәге, бу ике культиваторга элеккеләреннән алып аммиак савытлары куйганнар. Хәзер шуларның шлангларын көйләп бетерәселәре бар. Элекке 2 культиватор да әзерлек сызыгында торалар, алары да ремонтланган. Бу эшләрне слесарьлар Айдар Хәбибуллин һәм Илнар Борһанов башкара. Алар инде биредә 25 елдан артык эшлиләр. Әлегә шушы агрегатларны аммиак кертә торган итеп көйләп яталар – шлангаларын сузалар иде.
Хәер, монда слесарьлар гына ремонтта дип бүлү юк. Әйтик, тракторчылар да ремонтта. Менә алар ярдәме белән тырмаларны тезеп чыкканнар. Түбәндәрәк исә, “К-700”ның зур тырмалары да тезелгән.
Шулай ук 2 “Фиат” чәчкече дә әзер дияргә була, тик “Лапаларын алыштырып бетерәсе бар”, диделәр. “СЗ-3” чәчкечен дә алга чыгарып куясы бар, анысы “подсев”ка чыгачак икән.
Кыскасы, бәхәссез факт, “Тукай”да гына түгел, гомумән бөтен районда тагылма коралларны, чәчү агрегатларын сыйфатлы итеп ремонтлауга, кышкы саклауга куюга зур игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев