Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

“Басу тигез өлгергән”

Язгы чәчү тулы көченә дәвам итә.

 Газетабыз атнага бер генә чыгу сәбәпле, вакыйгалар агышына өлгереп булмый шул. Безнең узган сан дөнья күргәндә язгы кыр эшләре әле башланып кына килә иде...
Шушы көннәрдә “Күшәр” күмәк хуҗалыгында булып, эш барышына сок­ланып кайттык.
– Быел барысы 3000 гектар тирәсе язгы чәчү уздырырга җыенабыз. Техника һәм эшләүчеләр, симәнә, ашлама ягыннан бернинди проблема да юк. Әлегә 2 чәчү комплексы эшли. Өченчесе дә әзерлек сызыгында, – дип каршы алды баш агроном Динар Гарипов.
Беренчесендә “К-700” агрегатында – Ирек Шәфыйков, икенчесендә шул ук маркалы тракторда Рафил Мәүгизов эшли.
Ашлыкны агу машинасыннан турыдан-туры машинага төяп чыгаралар. Бу эшне Наил Сөнгатуллин башкара. “КамАЗ”лар белән орлыкны басуга Инсаф Гайнетдинов, Рәдиф Мортазин ташый. Кыскасы, 2 агрегатка – 2 “КамАЗ”. Болары “Фиат” комплекслары. Моннан тыш “Амазон” чәчкече дә бар, берничә көннән ул да чыгачак диделәр. Газета кулыгызга килеп кергән көнне ул да басуда булырга мөмкин, гаҗәпләнмәгез. Югыйсә бездә укып фикерләү дигән әйбер юк: “Менә газетада 2 агрегат дигәннәр, дөрес язмаганнар”, диючеләр хәзер табылачак...
Төнге сменалар булмагач, монда тракторчылар озын сменада үзләре генә көч куялар.
“Амазон” агрегатында Раил Мәүгизов эшли. 
– Бер сменага 90 гектар тирәсе йөкләнеш булуын исәпкә алганда, техника чыгымламаса, яхшы гына эшләп торганда, язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгарбыз, – ди белгеч.
Мөндеш өстендә, Кишет янындагы агрегат янына юл тоттык. Биредә югарыда телгә алган Рафил Мәүгизов агрегаты 300 гектарлы басуда арпа чәчә. Кызу эш вакытына туры килдек. Ашлык һәм ашлама чыгаруда “КамАЗ” машиналарында Рәдиф Мортазин, Ришат Хәйруллин, “заправщик”лар Мансур Усманов, Зиннур Әскаров, Айназ Хөснетдинов та монда. 
– Быелгы чәчүдә, башка еллар белән чагыштырсак, әллә ни үзгәреш юк кебек. Басуда барлык мәйданнар да тигез өлгергән, – дип саныйлар игенчеләр.
Игенчеләр – стажлы ир-егетләр, тиз арада тәмамларга планлаштыралар. Табигать мөмкинлек бирсә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев