Басуда да, фермада да көч куя
Мәкаләбез герое күмәк хуҗалыкка яңа гына урнашса да, игенчелектә дә, терлекчелектә дә эшли.
Илсаф Абдуллин – Олы Әтнә авылы егете, 2005 елны туып-үсә.
2021 елга кадәр Олы Әтнә урта мәктәбендә укый. Мәктәптән соң, укуын күршесендә диярлек урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Биредә механика бүлегендә белем ала. Анда 4 ел укый.
Моннан соң тормышындагы яңа этапка аяк баса – хезмәт юлы башлана. “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә эшкә урнаша ул.
– Быел җәен эшли башладым, – ди үзе.
Әйтергә кирәк, “Тукай”ның үзәгендә яши торып, әллә ни сайланырлык та булмый. “Тукай”да булмый, кая китсен инде?! Бу фикеремне кычкырып әйтүемне сизми дә калдым. Әмма Илсаф, әйтерсең шушы соравымны гына көткән: “Мәктәпне тәмамлагач Казанга китәргә уйлаган идем үзе”, – дип куйды. Ахыр чиктә авылда яшәп эшләү фикере өстен чыга, күрәсең – үзебезнең техникумда укып белгечлек алуны кулайрак таба. Шулай итеп авыл хуҗалыгы белән бәйле белгечлек ала. Аннан соң биредә “Беларус” тракторына утыра.
– Җәен комбайнда – ашлык сугуда да эшлим мин, – ди.
Әлбәттә, ул “иярләгән” “Полессе”ны уракка әзерләвен һәм урып-җыюдан соңгы мәшәкатьләрен искә алсак, ярты елга вакыты комбайн белән бәйле икән. Бу уңайдан беренче хезмәт нәтиҗәләре белән танышып узыйк.
“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән алган мәгълүматларга караганда, быел 240 гектар мәйданда 1370 тонна ашлык суктырып алган. Әле беренче елын, үзе генә эшләүче өчен шактый яхшы күрсәткечләр болар.
Ә бүгенге көндә фермада ул – миксерда эшли.
Аннан: “Кайсысы күбрәк ошый соң – трактормы, комбайнмы?” – дип сорамыйча кала алмадым. Ә ул әллә ни сайланып тормады: “Комбайн күбрәк ошый. Ул күңелгә якынрак”, – дип ярып салды.
Гомумән алсак, гаиләдә 4 кеше яшиләр. Илнар һәм Әнисә исемле әти-әнисе һәм Алисә исемле сеңлесе дә бар. Әлбәттә, гаилә казнасына үз өлешен кертә алуына чиксез куана. Хәер, аның гаиләгә финанс ярдәме күптән башланды инде. Бу очракта Татарстан Республикасы хөкүмәтенең ярдәмен телгә алу урынлы булыр.
Исегезгә төшерәбез, белемле кадрлар китүне тотрыклы тоткарлау һәм авылга кайтучыларны киләчәктә дә арттыру өчен, 2024 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь белгечләргә дәүләт ярдәмен арттыру проекты әзерләнгән иде. Быел Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән проект хупланды һәм республиканың АПК предприятиеләрендә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 300 мең сумнан 750 мең сумга кадәр арттыру турында тиешле күрсәтмә кабул ителде.
Ә Илсаф Абдуллинга әйләнеп кайтсак, киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләп күрә ул. Монысының сәбәбе дә җитди. Чөнки шул юнәлештә белем алуын дәвам итә.
– Казан дәүләт аграр университетның “Агроинженерия” белгечлеге буенча укуын дәвам итәргә булды, – дип горурлана әтисе.
Биредә укуын читтән торып тагын 4 ел дәвам итәчәк әле ул.
Хәер, эш укуда гына түгел. Беренче чиратта, теләк – авыл хуҗалыгында хезмәтеңне яратып башкарып, яхшы нәтиҗәләр белән тирә-яктагыларны сокландыру сәләтенә ия булу кирәк. Ә әңгәмәдәшем бу яктан сер бирә торганга охшамаган. Бар булмышы белән “Эшлим, булдырам” дип тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев