Безнең сыер – чемпион
Мәркәзебез Казанда “Агроволга” исемле Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды.
Анда быел да районыбыз терлекләре зур уңышка иреште. “Күшәр” күмәк хуҗалыгыннан тана чемпион исемен яулады һәм “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгыннан, шулай ук тана, “Лучшая линия спины” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.
Быел IV мәртәбә “Агроволга гүзәле” сөтчелек юнәлешендә эре мөгезле терлекләр үрчетү конкурсы узды. Иң-иң яхшылар исеменә 36 нәселле хуҗалык сыерлары дәгъва кыла. Сыерларны экстерьер бәяләү беренче бозаулаганнарның һәм таналарның тышкы билгеләрен бәяләү системасыннан гыйбарәт, бу аларның продуктив сыйфатларын, сәламәтлеген һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү өчен потенциалын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Гәүдә төзелешенең гомуми күренеше һәм үсеше, токым билгеләренең гармониялелеге бәяләнә. Бу терлекләрнең продуктив озын гомерле булуын, аларның үрчем сыйфатларын һәм авыруларга чыдамлыгын фаразларга мөмкинлек бирә.
Конкурсны бәяләүгә Халыкара эксперт – Венгриянең гольштино-фриз токымлы эре мөгезле терлек җитештерүчеләре милли ассоциациясенең профессиональ бәяләүчесе Шебек Тамаш әфәнде җәлеп ителә.
Гранд чемпион дип Түбән Кама һәм Алабуга районнарының тана һәм сыеры таныла. Хәер, бәйге хакында анда катнашучылар авызыннан ишетү дөресрәк булыр. Шуңа күрә бу хакта терлекләрне Халыкара бәйгегә алып баручыларны күреп сөйләштек.
– Барганда ук җиңүгә өмет бар иде, – диде “Күшәр”нең зоотехник-селекционеры Ринат Галиуллин.
Бәйгегә терлекче Хөсәен Кәримов белән сыер һәм буаз тана алып баралар. Ике көн дәвамында чыгыш ясыйлар. Беренче көнне барлык сыер-таналар булса, икенче көнне бары финалга чыгучыларны бәялиләр. Алар арасында булу инде үзе үк горурлык.
Ә “Мәңгәр”дән, инде алдагы елны да шунда катнашкан, бәйге тәртибен азмы-күпме белгән Альфир Шакиров белән терлекче Рамил Ибраһимов 4 буаз тана алып баралар.
– Бер ай кала ук аларны өйрәтә, ияләндерә башладык, – диләр.
Анда 7се көнне үк баралар. Биредә аерым таналар төркемендә чыгыш ясыйлар һәм ярымфиналга чыгып, 5 номинациянең берсенә лаек булалар.
Кыскасы, афәрин! Терлекләрне алып барган ир-егетләргә дә, аларның терлекләренә дә шушы сүздән башканы әйтеп тә булмый.
Шунысы кызык, сыерны бәйге дип саумыйча торып булмый, анысын алып баручылар үзләре башкаралар. Ул гына да түгел, терлекләрне көн саен юып, чистартып та торалар.
Халыкара күргәзмәне күзаллау өчен кайбер саннарга күз салу дөрес булыр.
“Агроволга” 8 бүлектән тора. Биредә узган 30 чарада 420 компания катнаша һәм 100 спикер чыгыш ясый.
Бу күргәзмәне шушы ике көн эчендә 15000 кеше тамаша кыла. Башкача әйтсәк, “Агроволга” – Россиянең 48 гектар мәйданда тәҗрибә-күргәзмә кырларын, зур масштаблы экспозицияләрне һәм бик уңайлы инфраструктураны берләштергән бердәнбер күргәзмәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев