Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Яңгырлар 300 тоннага якын ашлыкны җыеп бетерергә комачаулаган

Республика аграрийлары быел 4,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алган

Республикада бөртекле культураларны җыюны төгәлләнде. Оператив мәгълүматларга караганда, амбарларга 4 миллион 692 мең тонна ашлык кайткан. Уртача уңыш – гектарына 37,9 центнер. Республика элеваторларына 1 миллион 751 мең тонна ашлык саклауга салынган, шул исәптән узган еллардагы 380 мең тонна запас та саклана.

Быел бөртеклеләр уңышы тагын да югарырак булырга тиеш иде, әмма яңгырлар ул уңышны алырга комачаулады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, тоташтан яуган яңгырлар зыян китермәгән, тик шулай да 300 мең тонна ашлыкны җыеп бетерә алмаганнар. “Бөртеклеләр буенча ашлыкның классын югалттык. Без мөмкин кадәр өченче класслы бодай өчен күбрәк эшлибез һәм ашлама да күп кертәбез. Өченче класстан дүртенче-бишенче класслы бодайга алдык”, – диде ул матбугат очрашуында. 

Иң күп бөртеклеләрне Буа, Тәтеш һәм Арча районнары җыеп алган – 200 мең тоннадан артык. Тәтеш районында уңыш гектарына 52,8 центнер, Кукмарада – 49,4 центнер, Әтнәдә – 49,1 центнер, Балтач һәм Аксубай районнарында 47 центнердан артык. Ашлык суктыруга инвестиция компанияләре шулай ук зур өлеш керткән: “Август-Агро” компаниясе – 372 мең тонна, «Агросила» – 366 мең, «Ак Барс» – 328 мең, “Чистополье” җәмгыяте – 287 мең тонна.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев