Корнаж: кыйммәт тә түгел, туклыклы да
“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә кукуруздан корнаж салу дәвам итә.
Өлгергән кукурузның вакланган башакларыннан торган туклыклы азык ул. Корнажга, гадәттә, кукурузның бөртекле сортларын чәчәләр.
Соңгы елларда терлек азыгы буларак шактый популярга әйләнде ул. Галимнәр фикеренчә, вакланган кукуруз бөртеге терлек организмы өчен бик файдалы, сөтне арттыра, итнең сыйфатын яхшырта – чөнки составында протеин һәм крахмал күп. Ә аны әзерләү башка төр бөртекле азыкка караганда җиңелрәк һәм арзанрак. “Тукай” директоры урынбасары Гомәр Гатауллин белән шул хакта сөйләштек.
“Файдасын күрәбез, әлбәттә. Шуңа күрә корнажга дигән кукуруз мәйданнарыбыз аз түгел – 310 гектар чамасы тәшкил итә”, – ди ул.
Ә 7 октябрь күрсәткечләренә күз салсак, күмәк хуҗалыкта корнажга 197 гектар җыеп алынган, 2563 тонна кукуруз чәкәне салынган. Уртача чыгышы – гектарыннан 130,1 центнер.
“Ягуар” комбайнчылары Фәрит Шаһидуллин һәм Рамил Нәҗмиев белән аерым таныштыру кирәкмидер дә. Күмәк хуҗалыкның алдынгы игенчеләре алар. Төнлә аларны Петр Тимергалиев алыштыра.
–Тәүлек әйләнәсендә эшлибез. Үзебезнең егетләр “КамАЗ” машиналарында берөзлексез ташып торалар. Чокырда Зөлфәт Шакиров “К-700” белән тыгызлап таптатып тора, – диде баш агроном Илнар Васыйлов.
Алар белән узган әңгәмә барышында корнаж хәзерләү үзенчәлекләре белән дә таныштык. Әйтик, ургычка кергән кукурузның чәкәннәре аерылып, булачак корнажга шулар гына озатыла. Шунысы кызык, корнажга ваклату барышында массага махсус концентрат та кушылып бара. Ә сабагы аерым вакланып басуга таратыла.
Корнажның тагын шул ягы бар: аны хуҗалыкта булган теләсә-нинди комбайн ярдәмендә җыеп алып була. Кукуруз ургычын агрегатлаштырырга гына кирәк.
Кабат фәнни күзлектән карасак, сыерларны болай тукландырганда савым артып кына калмый, терлекне тукландыру бәясе дә кими. Эре мөгезле терлек рационындагы корнажның терлекләрнең сәламәтлегенә һәм продуктивлыгына йогынты ясавын күзәтеп, тикшеренүчеләр әнә шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Корнаж катнаш азыкларны һәм кыйммәтле өстәмәләрне экономияләргә дә мөмкинлек бирә, ә туклану балансын саклап кала. Кыскасы, әйтүләренчә, корнаж өчен кукуруз җыюның төп максаты – туклыклы азык алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев