Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

“Ленин”да чыгышы әйбәт

Быел көзге культуралар яхшы уңыш бирә, дигән фикердә күмәк хуҗалык игенчеләре

Газетабызның  узган санында комбайнчылар белән Мари чигендә очрашуыбыз турында язган идек, бу юлы “Ленин”чыларны күрергә дип Биектау районына кадәр бардык.
Дөресрәге, безнең “Ленин” биләмәләре Биектау районы җирләре белән чиктәш. Шөкер, монда игенчеләр куанып каршы алдылар. Куанырлыклары бар:
– Көзге бодайдан уртача уңыш – 55, тритикаледан 58 ц/га, – диде күмәк хуҗалык агрономы Әнәс Хәйруллин.
Көзге бодайны биредә – 334 гектар, тритикалены 172 гектар мәйданда иккәннәр. Соңгысын әле суктырып бетермәгәннәр.
Шунысы да бар, көзге бодайның кайбер басуларыннан гектарыннан 58,5 центнер уңыш алганнар. Шөкер, тритикале да сынатмаган.
“Ленин” игенчеләре белән Олы Бәрәзә янындагы борчак басуында очраштык. Алдан ук язып үтү урынлы булыр – бу басудан тыш икенчесендә дә эш бара. Монысында еккан борчакны комбайннарда Раил Галләмов, Айдар Сабирҗанов һәм Илфат Гыймадиев суктыралар.
Беренчесе белән әңгәмә кордык. 2008 елдан комбайн руле бора икән ул. Дөреслектә, баштагы 5 елны комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннан үзенә үк комбайн ышанып тапшыралар. 
– Әлеге “Тукано” комбайным алтынчы сезонын эшли. Әлегә мин канәгать – комбайнымнан да, уңыштан да, – дип елмая Раил Галләмов.
– Борчак яхшы өлгергән. Ул барысы 250 гектар мәйдан били. Әлегә борчак уңышы гектарыннан 23 центнер тирәсе чыга, – ди баш белгеч.
Икенче борчак басуын Борис Уткин, Ришат Хәкимуллин һәм Ранил Хәмидуллин комбайннары иңли. Шөкер, һәр комбайнда да ярдәмчеләр дә бар. Ә гомумән алсак, 6 комбайннары бар – күмәк хуҗалыкның басу-кырларын 2 “Нью Холланд”, 3 “Мега” һәм 1 “Тукано” иңли. Барысы 2760 гектар бөртекле-кузаклылар мәйданы бар “Ленин”ның.
Биредә басу-ындыр табагы юлын таптаучы “КамАЗ” шоферлары Руслан Исмәгыйлев һәм Илгиз Хәйруллин белән дә аралашып алдык. Алар да: “Уңыш – яхшы”, – дигән фикердә.
Комбайнчылар эшләгән басуларда янгын сүндерү машиналары тора. Бер басуда – Шәмсетдин Кинжаев, икенче басуда – Рафис Исмәгыйлев кизү торалар икән.
– Һава торышы мөмкинлек бирсә ике атна вакытта бетерербез дип уйлыйм... караңгы төш­кәнче эшлибез. Ул-бу тоткарлык юк, – ди агроном.
Кузгалып киткәндә, ерактан күз камаштырып торучы сап-сары басуга игътибар иттек. Рапс басуы дип уйлаган идек, көнбагыш икән ул. Шөкер, симәнке дә игәләр һәм ул 600 гектарлап мәйдан били.
Күмәк хуҗалыкта 5 августка бирелгән соңгы мәгълүматлар буенча “Ленин”да барысы 540 гектар мәйданда суктырганнар инде, гектарыннан 52,9 центнер уңыш җыеп алганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев