Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министрлык вәкиле тикшерде дә, бүләкләде дә

Татарстан авыл хуҗалыгы Министрлыгының бүлек мөдире Марат Шакировка һәм Ирек Галивкә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Районыбыз күмәк хуҗалыкларына техниканы кыш­кы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү барышын тикшерергә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнә­гать бүлеген инженертехник яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов килде.

Тикшерү “Күшәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативыннан старт алды. Шунда ук министрлык вәкиленнән бездәге әзерлек хакында сораштык.

– Күргәннәрдән мин канәгать. Иң сокландырганы: районда инде хәзердән үк техника һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлау бара. Гомумән, Әтнә районының барлык хуҗалыкларында да бу эшне тиешенчә, вакытында башкаралар, – диде ул.

Тикшерергә генә түгел, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән бүләкләр дә алып килгән ул. Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкта вакытта Россия буенча узган сукачылар ярышында район гына түгел, бөтен Татарстан данын яклаган Ирек Галиевкә һәм мастер-наладчик Марат Шакировка IX ил чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган өчен Рәхмәт хатлары тапшырды...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев