Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Печән техникасы да әзер

Күмәк хуҗалыкларда печән әзерләү техникасын да ремонтлап, әзерлек сызыгына кую эше бара.

Быелгы яз да алдагыларыннан аермалы булды. Әйтергә кирәк, хәзер һәр ел, алай гына түгел, һәр фасыл үзенчәлекле. 
Быел язгы ташу булмады, язгы кыр эшләре тәмамлануга печәнгә төшәргә туры килмәгәе. Ә икенче яктан карасак, халыкның: 
“Апрельдә гөр­ләвек акмаса, майда үлән үсмәс”, дигән әйтеме кү­ңелгә шом сала... 
Шул ук вакытта хәзер татар халык мәкальләренең бик үк туры килмәвен дә исәпкә алырга кирәк. Шулай да табигатьнең көенә-көйсезлегенә карамастан, колхозчы барлык төр техниканы алдан әзерләп куя.
Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкның гараж мөдире Илнар Шәрипов белән шул хакта сөйләштек. “Алдан аяк киенү һәрвакыт отышлы ул”, дигән фикердә ул.
Башта гараж мөдиренең үзе белән якыннанрак танышып узыйк. 2003 елдан бирле шушы күмәк хуҗалыкта токарь булып эшли ул. Инде гараж мөдире вазифасына күчүенә дә шактый еллар узган.
Беренче чиратта, тырма агрегатларын, чәчкечләрне, культиваторларны төзәтеп, 100 % әзерлек сызыгына куюларын горурланып сөйләде. Икенче этапта кулланылачак “Ягуар”, “МакДон”, “Крон” һәм 4 рулонлы “ПР-80” пресслары, шулай ук “ворошилка”лар да әзер дияргә була. Кайберсен көздән үк төзәтеп куйганнар. Шөкер, 2 остаханә дә утын ягып җылытыла, әйтүләренчә, өс киемен салып, юка эш киеме белән иркенләп эшләргә була монда. Моңа карамастан, һәрберсен тагын бер тапкыр күздән кичерәләр.
–Комбайнчылар Рифат Вәлитов, Марат Шакиров, пресс­ларны тракторга тагучы Ирек Галиев, Алмаз Галиев һәм Рафил Галләмов эштә күп сыналган, тырыш механизаторлар. Бу техникаларны төзәтүгә шушы егетләрдән тыш, эретеп ябыштыручы Фаил Мөхәммәтҗанов, Рәзил Саммасов һәм мин үзем бергә башкардык, – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев