Районда эшлекле визит белән Фәрид Абдулганиев
Әтнә районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисенең эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Абдулганиев килеп китте.
Бу уңайдан хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм Фәрит Абдулганиев җирле эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары белән очраштылар, аларның сорауларына җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены региональ эшмәкәрләр белән даими рәвештә үткәргән мондый очрашулар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, кирәк булган очракта эшмәкәрләрнең проблемаларын хәл итү өчен министрлыклар һәм ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек оештырылырга мөмкин, ә иң катлаулы мәсьәләләр республика җитәкчелеге дәрәҗәсенә чыгарылырга мөмкин. Сораулар арасында андыйлары да бар иде. Эшмәкәрлекнең райондагы вәкиле Тәбрис Галәветдинов сүзләренә караганда, шөкер, бездә, күбесенчә, туган сораулар уңай хәл ителеп килә. Фәрит Абдулганиев эшмәкәрлекнең бүгенге торышы белән таныштырып узды.
Эшлекле визитның икенче өлеше “Таң” ҖАХК территориясендә төзелүче яңа сөтчелек комплексы янында узды. Биредә төзелешнең икътисадый ягын күзаллап, анда тәрбияләнәчәк савым сыерларын һәм моннан киләчәк керемне шәрехләделәр. Әлбәттә, комплекска кадәр асфальт юл салу күз уңында булды. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин да:
- 3000 баш савым сыерына исәпкләнгән комплекс төзи башладык, монда сыерлар карусель системасы буенча савылачак. 2024 елда проектлап, 2025 елны төзелеш башланды. Баштарак ике этапка бүлеп төзергә уйлаган идек. Авырлыклар туу нәтиҗәсендә, шушы 1 этапта төгәллибез. Ел ахырына тапшырырга уйлыйбыз. Авырлык дигәннән, ул күмәк хуҗалык кеременә бәйле. Бүгенге көндә сөт бәясенең үзкыйммәте аны сату бәясенә туры килә. Ягъни, файдасы юк дияргә була. Икенчесе банктан кредитлар алырга планлаштырабыз. Әгәр бу уй барып чыкса, объектны төзеп кулланышка кертә алырбыз. Әмма шомландырган тагын бер проблема бар: ул – шушы объектка асфальт юл кирәк булачак, – дип ярдәм сорады.
Фәрит Абдулганиев та:
- Әтнә районы кече эшмәкәрлек буенча терлекчелек өлкәсендә уңай яктан аерылып тора. Әлбәттә, биредә төп тоткарлык инфраструктура белән бәйле. Безнең бурыч – башка районнар үрнәгендә моны уңай хәл итү, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев