Шимбә ярминкәләренә Татарстан аграрийлары 1 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе алып килгән
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Татарстанлыларга арзан бәяләрдән барлыгы 6 722 тонна яшелчә, шул исәптән 3,8 мең тонна бәрәңге, 219 тонна сөт, 681,5 тонна шикәр, 793 тонна ит, шулай ук 1,5 млрд.тавык йомыркасы тәкъдим ителде.
Казанда, Чаллыда, Зеленодольскида, Түбән Камада һәм Кама Аланында уза торган ярминкәләргә үз продукциясен республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар алып килә.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәне тәэмин итеп, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итеп, җирле җитештерүчеләр тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора, бу «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев