Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылган

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза. Барлык районнарда да бөртеклеләр җыялар, бүгенге көнгә 1 миллион 82 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40 центнерга җитә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә республика буенча 125 мең тонна ашлык суктырылган. Бүгенгә бөртеклеләр 270 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу планның 24 проценты дигән сүз.

Иң күп мәйданда бөртеклеләр Лениногорск, Минзәлә һәм Әлки районнарында (40 проценттан артык) суктырылган. Иң югары уңыш - Тәтеш, Аксубай, Зәй һәм Мамадыш районнарында. Аларда бер гектардан 50 центнердан артык уңыш җыеп алалар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев