Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда сөт продуктлары кыйммәтләнгән, яшелчәләр арзанайган

Татарстанстат төп азык-төлеккә бәяләр үзгәрү белән атналык таблицаны бастырган.

30 июньнән 7 июльгә кадәрге чорда сыер ите 2 сумга диярлек кыйммәтләнгән – бер кило өчен 609,73 сум булган, калган төрләре арзанайган.

Балалар өчен ит консервалары 1 055,60 сумга кадәр үскән; шулай ук яшелчә консервалары (708,32) һәм җиләк-җимеш консервалары (550,13) кыйммәтләнгән.
Хисап атнасында сөт продуктлары арасында сыр барыннан да бигрәк кыйммәтләнгән – 800,91 урынына 804,64 сум булган. Шулай ук ак май – 1 043,32 урынына 1 044,63 булган һәм каймак – 290,89 урынына 291,41 сумга арткан. Эремчек һәм балалар өчен коры сөт катнашмалары арзанайган.

Тавык йомыркалары бер атна рәттән тотрыклы минус күрсәтә. Узган хисап чорында алар тагын 2 сумга якын арзанайган – 67,20 сум булган.
Кара чәй арзанайган (+7,85 сум) - килограммы 1 131,32 булган. печенье 1,5 сумнан артыкка кыйммәтләнгән-245,74.

Яшелчәләрдән иң кыйммәтлесе кыяр (+2,7 сум) бәясе-102,42 гә кадәр; кишер (+2,55) 71,97 гә кадәр. Калган барлык яшелчәләр дә арзанайган. Бәрәңгенең бәясе 4,5 сумга арзанайган (килограммы 83,81), чөгендернең бәясе-3 сумга төшкән (килограммы 82,11 сум чамасы).
Җимешләрдән алма һәм бананның бәясе төшкән.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев