Татарстанда тояклы хайваннар кертүне вакытлыча тыйдылар
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чикләү аерым күрсәтмә булганчы гамәлдә булачак. Бу республикага хайваннарның йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч чирләрнең үтеп керүен һәм таралуын булдырмау өчен кабул ителде.
«Россиядә хайваннарның йогышлы авырулары буенча хәлнең шактый начараюы сәбәпле, без бүген республика штабының чираттан тыш утырышын үткәрәбез», – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларын хайваннарны тотуның ветеринария-санитария нормаларын катгый үтәргә чакырды. Аерым алганда, малларны ябык режимда тотарга, биологик саклауны тәэмин итәргә, транспорт чараларын дезинфекцияләргә, санитар үткәрү пунктлары эшен оештырырга, шулай ук терлекчелек комплексларына килүчеләрнең барысын да контрольдә тотарга кирәклеген искәртте.
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына терлекчелек объектларыннан кимендә 5 километр ераклыкта хайваннарны вакытлыча тоту (карантинга алу) урыны оештырырга кирәк», – дип белдерде Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев