Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә 77 ел

Абдуллина Ясминә Вәли кызының истәлекләре

Абдуллина Ясминә Вәли кызы 1940 нчы елның 21 сентябрендә Кышлау авылында туган.

Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 1 яшь була.
 -"Мин сугыш чорын бик хәтерләмим, чөнки бик кечкенә булганмын. Әтием 1941 елда сугышка киткән дә үлеп калган. Әни көне-төне колхоз эшендә. Аның кайтканын тәрәзә төбендә утырып көтә идем. Сугыш беткәнне томанлы гына хәтерлим. Без урамда уйнап йөргәндә, кешеләр сугыш беткән дип кычкыра-кычкыра йөгерешәләр, алар белән бергә без дә йөгерәбез. Олылардан отып төрле җырлар да җырлый идек. Шуларнын берсе әле дә булса хәтердә
Өй түбәсе кыйгач-кыйгач
Кыйгач саен сандугач
Алдым каләм, яздым сәләм
Җаным сине сагынгач.
Бик аяусыз булды сугыш. Бик күп әниләр улларын югалтты, хатыннар тол, балалар ятим калды. Моннан соң дөньялар тыныч була күрсен инде. Бала вакытыбыз ач-ялангач үтсә дә, картлыгыыз матур заманга туры килде, аллага шөкер "- ди Ясминә апай.

Әлеге язма https://vk.com/ksdk2014 алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев