Җиңү көнен зурлап билгеләп үтәчәкләр
Бөек Җиңүгә 77 ел

Җиңү көнен зурлап билгеләп үтәчәкләр

Быел Әтнә районында Җиңү көнен зурлап билгеләп үтәчәкләр.

9 майга карата оешма җитәкчеләре белән үткәрелгән иртәнге киңәшмәдә Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов җентекле программаны җиткерде.
✅Сәгать 9да Олы Әтнә авылы урамнары буйлап «Үлемсез полк» узачак. Колоннаның старты авыл хуҗалыгы техникумыннан башлана, финиш Совет урамы буйлап «Туган ягым»паркында Кыр кухнясы , коймак һәм чәй (Әтнә дәүләт драма театры бинасы янында)
✅Тематик күргәзмә ( “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында)
✅Җиңү парады ( “Кала Тау” бинасы каршында)
✅“Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында обелискка чәчәкләр кую
✅Бәйрәм концерты (“Туган ягым” мәдәният һәм ял паркы сәхнәсендә)
✅20.00 сәг. - “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында “Девятаев” кинофильмын күрсәтү


Нет комментариев