Күәмдә митинг узды
Бөек Җиңүгә 77 ел

Күәмдә митинг узды

Авылларда Бөек Җиңүгә багышлап митинглар уза.

Күәмдә ул бүген үтте. Биредә авылның өлкән яшьтәге әби-бабайлары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары катнашты.

Миттингны Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин ачып җибәрде. Сүз уңаеннан авылда исән-сау яшәгән тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын искә алды.

Митингта җирле ветераннар советы рәисе дә, мәктәп директоры да, мәдәният йорты җитәкчесе дә чыгыш ясадылар. Һәрберсенең фикере бер: “Еллар тыныч булып, сугыш чоры афәтен күреп, газап чикергән өлкән яшьтәгеләр тормышы яхшырсын, андый куркынычларны башка кичерергә язмасын”.


Нет комментариев